Рәйсә Гәрәева 100 яшьтә дә матур сөйләме, акыл камиллеге, зәвыклыгы белән шаккатырды
Гомере буе балаларга белем биргән Рәйсә Сәмигулла кызы Гәрәевага бъген 100 яшь тулды. 100 яшьтә дә матур сөйләме, акыл камиллеге, зәвыклыгы белән юбиляр кунакка килгән һәркемне таң калдырды.
Юбилярны котларга ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да кайтты.
Түнтәр авылында туып, хезмәт юлын Субаш мәктәбендә башлаган, соңрак Түнтәрдә белем биргән, аннан соң лаеклы ялга чыкканчы Пыжмара мәктәбендә укыткан Рәйсә апа мөгаллимлек эше белән беррәттән, балалар күңелендә театрга да мәхәббәт тәрбияли алган шәхес. Шуңа күрә аны укытучы-артис дип атый торган булалар.