Шагыйрьне зурлап искә алдылар
Азнакай район үзәк китапханәсендә шагыйрь Илдус Гыйләҗевны искә алу кичәсе узды.
Анда аның кызы, үзешчән композитор Резеда Гыйләҗева, район ветераннар советы рәисе Миләушә Рәшитова,“Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзалары, мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты.
15 гыйнварда Илдус Гыйләҗевкә 80 яшь тулган булыр иде. Ул Ф.Хөсни, М.Хәсәнов, Р.Төхфәтуллин, Һ.Такташ исемендәге премияләр, СССР Министрлар Советы премиясе иясе, Почет Билгесе ордены кавалеры, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Азнакай районының мактаулы гражданины исемнәренә лаек олы шәхес.
Кичәдә Резедә Гыйләҗева, Гөлчәчәк Садретдинова сүзләренә язылган җырларын башкарды. Кичәне алып баручы китапханәче Ләйсән Габдуллина шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, аның шигырьләрен укыды.