Тынгысыз ветеранга 90 яшь тулды. Ветеранны олы юбилее белән котларга район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, Янтуган авыл җирлеге, мәктәп коллективы, укучылар килгән иде. Сәхауетдин Рахимовның хезмәт стажы 62 елны тәшкил итә. Шуның 42 елын ул Янтуган урта мәктәбендә тракторчы-машинистлар әзерләүгә багышлады. Шул дәвер эчендә 5200 кешене әлеге белгечлеккә өйрәтте.Тырыш хезмәте һәм авыл хуҗалыгы тармагына профессиональ кадрлар әзерләгәне өчен Сәхауетдин Рахимов Татарстан Республикасының атказанган механизаторы дигән мактаулы исемгә лаек булды.
1936 елның гыйнварында Янтуган авылында туа, белемгә хирыс була, әтисенең улын белемле итәсе килә, акча түләп унынчы сыйныфта укуын дәвам иттерәләр. 1956-58 елларда Буада техник училищеда укып, слесарь һөнәрен үзләштерә. 1958 елда Ульяновск шәһәренә китеп УЗТС заводында разрядлы мастер булып эшли башлый, бер үк вакытта автомәктәптә укып, йөртүче таныклыгы ала. Әти-әнисенә бер генә бала булганга, авылга яннарына кайтырга чакыралар. Аларны ялгыз калдырасы килмәгәнгә, авылга кайтып, 1961-65 елларда остаханә мөдире булып эшли башлый. Мәктәп директоры Фәһим Яфизов, аның белемле, тырыш булуын күреп, укытучылыкка чакыра. 1965 елдан ул Янтуган урта мәктәбендә балаларга трактор-машина йөртү буенча дәресләр бирә. Читтән торып Казанда югары белем ала. 2012 елга кадәр шунда хезмәт куя һәм Татарстанның югары бүләгенә лаек була. Эшләү дәверендә һәрбер укучысына тормышта үз урынын табып, алга барырга юл күрсәтә. Ул укыткан укучылар арасында дәрәҗәле урыннарда хезмәт куючылар да күп. Барысы да ихтирам-рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Тормышта һәм эштә дә Сәхауетдин ага 90 яшендә дә актив булып кала, җирле ветераннар советы җитәкчесе, шулай ук коммунистлар партиясе берлеге вәкаләтле вәкиле вазифасын башкара.
Техника, мотоцикллары янына көнгә бер булса да чыгып керә. Ул һәрчак кеше ни белән белса да мавыгырга, шөгыль табарга тиеш, алай булмаса кеше тиз картая, күңел төшенкелегенә бирелә, дип саный.
Тормыш иптәше Рушания белән агач йорт торгызып, биш балага гомер бирәләр, барысына да югары белем алырга булышалар. Үзләре үрнәгендә кешелекле булырга, бары тик намус белән яшәргә өйрәтәләр. Хатыны Рушания Янтуган авылы дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Аның ачык йөзен, йомшак кулларын әле дә бик күпләр җылылык белән искә алалар. Кызганыч, биш ел элек ул якты дөньядан китә. Ульяновск шәһәрендәге кызлары Земфира белән Дилбәр, Тәтештән Венера, Буадан Диләрә әтиләренең зур булмаган хезмәт хакыннан кызларына берсеннән-берсе матур курчаклар алып кайтуын, күтәреп кулларына алып сөюен, йомшак итеп, бәбкәчем дип, аркадан кагып яратуын, күңеле нечкәргәндә яшьлек дусты гармунын алып “Олы юлның тузаны”н сузып җырлавын шундый җылы итеп сөйләделәр. Яшьли яратышып тормыш корган әниләренә олы таяныч булып яши белүе өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр. Кыз туганнарның төп йортта гомер итүче киленнәре Расыйхага да хөрмәтләре бик зур. Тәрәзәләрендә яп-якты утлар янганда, сагынып кайткан чагында кайттыгызмы дип, әле әтиләре каршы алганда бик-бик бәхетле алар.
Совет ветеранов Буинского района