23 декабрь көнне авылыбыз Мәдәният йортында өлкән буын вәкилләре өчен Яңа ел кичәсе узды. Килгән кунакларны җирле үзидарә башлыгы Марсель Даутов якынлашып килүче Яңа еллар белән тәбрикләп иң изге теләкләрен җиткерде. Мәдәният йорты үзешчәннәре матур җырлар башкарды.
Бәйрәмгә ямь өстәп Кыш Бабай да кунакка килде. Кунакларга тәмле күчтәнәчләрен өләште. Яңа елны каршы алуга багышланган кичә мул табын артында дәвам итте.
23 декабря в Кзыл-Ярском сельском Доме культуры состоялся новогодний вечер для представителей старшего поколения. С приветственным словом к гостям обратился глава сельского поселения Марсель Даутов. Он поздравил односельчан с наступающим Новым годом и пожелал им всего наилучшего. Самодеятельные артисты Дома культуры исполнили красивые песни.