Арский МР. Очередной праздничный концерт в Ново-Чурилинском доме-интернате

9 декабря 2025 г., вторник

8 декабрь көнне Арча шәһәре ветераннары-пенсионерлары үзешчәннәре һәм мәдәният хезмәткәрләре Яңа Чүриле интернат-йортына  инвалидлар декадасы кысаларында бәйрәм концерты белән бардылар.
Фарух Хәйретдинов, Факия Шәрәфетдинова,Тәнзилә Вәлиева, 
Гөлфия Мәгъсумова матур җырларын бүләк иттеләр. Тәнзилә Вәлиева , үзбәк  һәм татар биюләре белән куандырып,  интернатта тәрбияләнүчеләрне дә биетеп алды.
Гөлфия Мәгъсумова кулына гармунын алса, бөтен дөнья моңга күмелә! Гармун "сайрый да, сайрый"!
Ә программаны искиткеч осталык белән  Сания Минзина ике телдә алып барып, һәрберсенең күңеленә ачкыч табып, биетте дә, җырлатты да!
Концерт программасына ямь өстәп, интернатта тәрбияләнүчеләр дә үзләренең матур җырларын зур осталык белән башкардылар!
Бу җылы очрашудан рәхмәт сүзләре ишетеп кайту ветеран  үзешчәннәребезнең дә күңелләрен күтәрде.
Бәйрәмнең кайсы да җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне һәркемнең күңеленә шатлык өстәсен!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International