Кайбицкий МР. Картлар йорты

9 декабря 2025 г., вторник

Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк

Ел саен 3 декабрьдә Россиядә Халыкара  халыкара мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне билгеләп үтелә.

1992  елның 3 декабрендә БМО Генераль ассамблеясе үзенең резолюциясе белән Халыкара инвалидлар көнен билгели.Ул бөтен кешелекне 3 декабрьдә аңа багышланган төрле чаралар үткәрергә һәм мохтаҗларга карата игелекле эшләр башкарырга чакыра.

Декаданың төп максаты –сәламәтлеге, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәмгыять игътибарын җәлеп итү, аларның социаль тормышта актив катнашуына ярдәм итү, кайгырту һәм шәфкатьлелек кирәклеген искәртү.

Бүгенге көндә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә яхшы хис, җылылык, игелек, илһам, тормыш планнары һәм якты идеяләр телим!

Дөнья булгач төрле хәлләр була.  Тумыштан, тормыш кыенлыкларына очрап бугенге көндә ... булган барлык  авылдашларыбызны  якыннарыгызның кайгыртуы чолгап алсын, гаиләләрдә үзара аңлашу, чиксез мәхәббәт яшәсен. Сезгә якты мизгелләр, якты вакыйгалар, яхшы кәеф һәм оптимизм телибем!

Федоровск авылында урнашкан  картлар интернат йортында  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр  декадасы кысалары уңаеннан   Борындык һәм Шуширмә авылы  мәдәният йортлары  каршында эшләп килгән коллективлар  һәм мәктәп укчылары белән берлектә куңелләргә үтеп керерлек тирән эчтәлекле  концерт  куелды.

Тәбрикләргә килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең   социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Петухова Фәния,район социаль яклау бүлеге мөдире Тимуршина Савия  котлауларында Кайбыч районы башлыгы  Рахматуллин Альбертның сәлам -котлауларын җиткереп,  социаль өлкәдәге уңай үзгәрешләр, яңа законнар белән таныштырып, исәнлек-саулык теләделәр.

Борындык җирлеге рәисе Гайнетдинов Алмаз, мәктәп директоры Бикмуллина Миләүшә  дә барлык авыл  халкы исеменнән  мөмкинлекләре чикле кешеләргә югары оптимизм, сәламәтлек теләп   бәйрәм күчтәнәчләрен тараттылар.

Соңгы арада инде икенче тапкыр очрашуга килгән коллективларның  концерт чыгышлары    җыр -моң дәрьясына алып кереп куңелләрне күтәрсә, сугыш елларын чагылдырган спектакльдән  солдатлардан килгән хатлар уку күренешен караганда күбесенең күзләрендә яшь иде... 

Күңел күтәренкелеге өчен сюрприз булган ак аюбыз да  биеп йөреп һәрберсе белән күрешеп чыгып, концертыбызны югары нотада тәмамладык.

Әлеге җылы очрашудан картлар йортында яшәүчеләрдән, җитәкчесе Гилязова Альбинадан    рәхмәт сүзләре алып,     дөньялар тыныч булып,  дусларча очрашу-аралашуларыбыз дәвамлы булсын дигән теләктә  саубуллаштык.

 

Борындык авыл җирлеге  ветераннар советы  рәисе Зөбэрҗэт Хәйбуллина

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International