Чистопольский МР. Счастливая жизнь Рахматуллиных в селе Адельшино.

3 декабря 2025 г., среда

Чистай районы Гаделша авылында яшәүче Салих абый белән Миннур апа Рахматуллиннарның бергә кавышып яши башлауларына 58 ел гомер үтеп тә киткән. Аксубай районы Адәм суы авылында туып үскән Миннур апаның Гаделша авылына килеп яши башлавына 60 елга якын вакыт үткән дә киткән. Хезмәт сөючән, тырыш матур гаилә кешеләре алар Рахматуллиннар. Гаиләдә өлкән кеше Салих абыйның әнисе Әсмә әбине карап, тәрбияләп соңгы юлга озаткан кадерле әти белән әни алар.Әсмә әбигә киленнәре Әклимә, Миннур, Гөлия апалар үз кызлары якын, кадерле, сердәшчеләре булдылар. Һәр иртәдә Әсмә әби авылда яшәүче өч улының да гаиләләренең хәлләрен барып белеп кайта иде.11 оныгына сөекле дәү әни булып, аларга үгет- нәсихәтләрен биреп яшәде ул. Урамда яшел чирәмдә каз бәбкәләрен саклаганда без бала- чагаларны санарга, кушарга , алырга өйрәтә иде.Кызыклы әкиятләрне тәмләп сөйләп авызына гына каратып тора иде. Гомере буена намазда булды. БИК күп авырлыклар күрсә дә зарлануны белмәде, җор телле юморга бай кеше иде. Совет власте дип сөйләп җибәрсә тагын нинди кызыклар сөйләр икән дип авызыбызны ачып тыңлап тор идек. Урыны оҗмахта булсын! Бер генә минут вакытын да әрәмгә уздырмый торган иманлы, намаз лы Әсмә әбекәйнең рухы шат, кабере нурлы булсын, Амин!Миннур апа Әсмә әбине бик кадерләп, санлап, һәр сүзен тыңлап итагатьле килен булып Салих абый белән тормышның бар авырлыгын хәләл хезмәт белән җигелеп тарттылар.Бу матур гаиләдә бер- бер артлы туган биш бала Гүзәл, Ләйсән, Фазилә, Фәнисә, Айдар әти- әниләренең йөз аклыклары, һәрберсенең үз гаиләсе, балалары үсеп килә.Әти- әниләренә хөрмәт күрсәтеп яшиләр. Тормышта нинди генә авыр еллар, нужалы вакытлар булса да Салих абый белән Миннур апа язмышка ни язган булса барысына да риза булып сабыр гына гомер итәләр. Авыр кул зезмәтенә корылган хезмәт эзсез калмый икесенең дә сәламәтлекләре чамалы гына,балалар ярдәменә мохтаҗ булып, аларның мәрхәмәтле булуларына рәхмәтле булып яшиләр. Югары очның арт урамында шау -гөр килеп яшәгән еллар матур хәтирәләре белән артта калды.Күршеләр белән мәш килеп узган гомер юллары, Тукай колхозында иртә таңнан кичкә чаклы эшләп йөргән хезмәт юллары кино лентасы кебек күз алдыннан үтә. Хезмәт, Хезмәт, Хезмәт. Хөрмәтле Салих абый, Миннур апа Рахматуллинңар гаиләсе! Сезне 58 ел бәхетле яшәгән кадерле гаилә бәйрәмегез белән котлыйбыз. 5 бала табып үстереп, аларга югары белем, тәрбия биргән кадерле ата- аналар сез! 10 онык, 1 оныкчык тәрбияләргә булышасыз, рәхмәт яусын сезгә!Хезмәттә үткән гомер юлларыгыз, туганнар белән гөр килеп тату яшәвегез, тәртипле балалар, оныклар үстерүегез һәркем сокланырлык, әфәрин! Алда сезгә матур, җан тынычлыгында үткән иманлы гомер юллары, тигезлек телибез! Бәхетле яшәгез!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International