Киң күңелле авылдашларыбыз берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә төрле яклап булышырга тырыша. Исләй авыл клубында изге күңелле волонтерларыбыз ярдәме белән чираттагы маскировка челтәрен үреп бетердек. Көндезләрен,кичләрен клуб бинасында, шушы изге эшкә вакыт табып булышкан авылдашларыма олы рәхмәтемне җиткерәм. Һәрбер эшегездә уңышлар юлдаш булсын, илебезгә тиз арада Җиңү килсен дигән теләктә калабыз!