Кайбицкий МР. Свой вклад в Победу

26 ноября 2025 г., среда

Мөрәле авылы халкы да махсус хәрби операциясе зонасындагы сугышчыларга ярдәмгә үз өлешләрен кертә. Һәркем үзенчә тырыша. Кемдер акчалата ярдәм күрсәтә, кайсысы беренчел кирәк- яраклар җыелмасы китерә, кемдер җылы оекбашлар бәйли.

Бер төркем волонтер апалар белән кичләрен Мәдәниять йортына җыелышып,  дронга каршы кулланыла торган сетка үрәбез. Һәр эшебезне егетләребезнең исән- сау кайтуларын теләп, изге ният белән башлыйбыз. Арабызда төрле яшьтә һәм төрле өлкәдә эшләүчеләр  бар. Лаеклы ялда булган Әлфия апа Сибгатова, Гүзәлия апа Биктаһирова, Минсәвия апа Шәфигуллина яшьләргә үрнәк булып тора. Игелекле эшкә вакыт табып булышкан ярдәмчел авылдашларыма олы рәхмәтемне җиткерәм.

Изге гамәлегез өчен барыгызга да Аллаһның рәхмәтләре яусын, исән- сау булыгыз!

 

Лилия Минһаҗева, Мөрәле авылы җирлеге ветераннар советы рәисе

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International