Баулы районы ветераннар оешмасы президиумы әгъзасе Шараева Рәзинә Закирҗан кызы, лекторлар группасынын актив члены, Исергәп урта мәктәбендә укучылар һәм укытучылар катнашында"Халык җәүһәрләре-милли киемнәрдә" дигән,тарихи истәлекләргә бай булган татар хатын-кызларның милли киемнәренен үзенчәлекләре турында сөйләде.
Чарада катнашучыларга үзенең заманча, татар милли бизәкләр белән заманча тегелгән чигүле күлмәк,камзол, калфакларын, сумкасын күрсәтте.Ул бу киемнәрне горурланып концерт,театрларга,төрле очрашуларга киеп йөрүен сөйләде.Рәзинә Закирҗан кызы шулай ук тарихи,истәлекле,кыйммәтле экспонатлар:100 елдан артык сакланган,әбисенен мирасы,булган күлмәге,изүе,калфагын саклаган.
Укучыларда бу очрашу зур кызыксыну уятты.Аларнын соравы буенча,киләсе очрашуларда мастер класс оештырырга мөмкинлек булачак.