Исергәптә танылган якташыбыз, гаҗәеп талантлы шәхес Вахит Юнысовның тууына 95 ел тулуга багышланган җылы һәм эчтәлекле кичә узды. Чара авыл район китапханәләр системасы тарафыннан мәктәп белән берлектә оештырылды.
Исергәптә туып-үскән Вахит Закир улы Юнысов – күп еллар СССРның чит илләр белән сәүдә министрлыгында, Гыйрак, Мисыр, Әфганстан, Сирия кебек илләрдәге илчелекләрендә хезмәт итә; язучы, Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясенең «Татарские новости» газетасында баш мөхәррир урынбасары була. Язучы Миргазиян Юнысның энесе, җырчы Тимур Юнысовның бабасы.
Кичә барышында Вахит Юнысовның биографиясеннән кызыклы фактлар китерелде. Авылдашлары – публицист Зәрия Хәбипова һәм мәгариф өлкәсе ветераны Рәзинә Шараева, Баулы китапханәләр системасы директоры урынбасары Фәридә Зыярова язучы турында истәлекләре белән уртаклаштылар.
Искә алу кичәсе авылның моңлы ханымнары җырлары белән бизәлде.