12 ноября в стенах Центральной библиотеки собрались истинные ценители татарской поэзии на литературный вечер клуба «Илһам». В этот раз встреча была посвящена знаменательной дате – 95-летию со дня рождения выдающегося писателя и публициста Вахита Юныса.
Творческий путь Вахита Юныса поистине впечатляет. За годы своей активной деятельности он подарил миру более 350 произведений, опубликованных в различных издательствах России, Татарстана и за рубежом. Его работы, написанные на русском, татарском и английском языках, стали достоянием многих читателей, открывая новые грани татарской культуры и мысли.
12 ноябрь көнне үзәк китапханәсендә “Илһам” утырышы кысаларында якташыбыз язучы-публицист Юнысов Вахит Закир улы тууына 95 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узды.
Гомер буе дөнья гизеп йөзәрләгән илдә булган, егерме еллап чит илләрдәге илчелекләрдә эшләгән, дистәгә якын чит тел үзләштергән, ул илләрнең җитәкчеләре белән аралашкан, шул ук вакытта үз халкына, туган-туфрагына хөрмәт-ихтирамын югалтмаган, гореф-гадәтләренә тугры калган язучы ул Вахит Юныс.
Кичәне Саҗидә Әхмәтҗанова Асия Юнысова сүзләренә язылган “Авылым хатирәләре” җыры белән ачып җибәрде.
Чарада Вахит Юнысны яхшы белгән дусты Мохтаров Әнәс Өмет улы, авылдашы Шараева Рәзинә Закирҗан кызы катнашты. Абдуллина Фәридә, Хисамова Дания язучы турында якты истәлекләре белән бүлештеләр. Яруллина Рима Радик кызы “Сәйфине Мәскәүгә җибәрергә кирәк” хикәясеннән өзек тәкъдим итте.
Язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Туган җирнең тугры улы» видеофильмы чараны тагын да тулыландырып җибәрде.