Бавлинский МР. Бүген Баулылар "Татарча диктант " яздылар.

17 ноября 2025 г., понедельник

Бүген 14 ноябрьдә «Татарча диктант» 2025 акциясе башланып китте. Акциягә Баулы ханымнары да кушылды. 

Әлеге чарада катнашучыларны Баулы җирлеге татар конгрессы җитәкчесе Шакирова Йолдыз Радик кызы сәламләде. Ул “Татарча диктант” акциясе туган телгә игътибарны җәлеп итүен, ана теленең үсүен аңлатты, диктантта катнашучыларга уңышлар теләде. 

Быел диктант тексты Каюм Насыйриның “Кабуснамә” хикәятләреннән иде. Аны аңлаешлы һәм төгәл итеп Муса Җәлил исемендәге мәдәният мөдире Сәйфуллина Ләйлә Мәхмүт кызы укыды. Диктант нәтиҗәләре берничә көннән билгеле булачак.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International