Мөслимдә 7 ноябрьда Зифа Басырова исемендәге район мәдәният йортында "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубының"Эх, яшь чаклар бар иде! " исеме астында сәнгать кичәсе узды. Элеге чара Бөек Җиңунең 80 еллыгына багышланган иде.
Кичә кызлар һәм егетләр ансамбльләре башкаруындагы моңлы җырларга дәртле биюләргә бай булды. Ялгыз номерлар һәм юмористик чыгышлар да тамашачылар күңеленә хуш килде. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов ветераннар клубына район тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт сүзләр җиткерде, коллективка алга таба да иҗади уңышлар теләде. Күркәм юбилее уңаеннан, озак еллар "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубының җитәкчесе Лилия Усманова "Татарстан Республикасы ветераннары берлеге"иҗтимагый оешмасының Мактау грамотасы һәм Мөслим муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.