Чистопольский МР. Выставка в селе Адельшино

28 октября 2025 г., вторник

Китапханәдә кул эшләре күргәзмәсе! Әле монда бик азы гына. Татар халкы элек-электән үзенең үзенчәлекле кул эшләре белән аерылып торган, бәйләгән, теккән, чиккән. Бу күргәзмәдә Муртазина Миңзифа апа бәйләгән оекбаш-башмаклар, ул һәрвакыт безгә бүләк итеп бирә, авылдашым 98 яшьлек Хазирә апа, хәзер дә бәйли сөбханалла, аның да бүләкләре күп җыелды миндә, И.Халисә апа кергән саен оекбаш бирмичә калмый, истәлеккә Хаматгалимова Халисә апаның матурлап, төрле җепләр белән бәйләгән оекбашлары калды, урыны оҗмаһта булсын Халисә апаның. Иии безнең әбиләребез, гомер буе авыр эшләрдә эшләгәнсез, хәзер дә тик тормыйсыз, рәхмәттән кала сүз юк.
Бу дөньяда эшләгән хезмәтләрегез, кылган игелекләрегез өчен сезгә бик зур рәхмәт!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International