Чистопольский МР. День добра и уважения

28 октября 2025 г., вторник

День добра и уважения в селе Тат.Багана.

Илебез буенча октябрь ае башында олкэннэр коне билгелэп утелэ. Э аннан сон авыл хезмэтчэннэре коне житэ. Э без шул унайдан узлэренен гомерлэрен авыл тормышы белэн бэйлэгэн ,авылыбызнын хормэткэ лаек абый- апаларын мэдэният йортына жыйдык. Гомерлэре буе хезмэттэ кайнаган, колхозда эшлэгэн,тормыш авырлыкларын иннэрендэ кутэргэн абый- апаларыбыз, олыгайган коннэрендэ зур игьтибарга, хормэткэ лаек. Бэйрэмгэ авыл хужалыгынын торле тармагында эшлэгэн авылдашларыбыз жыелды. Билгеле инде бугенгесе кондэ "Дружба" колхозыбыз юк. Шулай булса да бэйрэмгэ кунак булып килгэн хэркем узенен колхозда эшлэгэн елларын сагынып искэ алды. Бэйрэмне жирле узидарэ рэисе Заббаров Рафис Ринат улы узенен котлавы белэн башлап жибэрде. Бэйрэмгэ "Дружба" колхозын житэклэгэн Илдус абый Сафин белэн тормыш иптэше Минниса апа да
кунак булып килделэр. Эшлэгэн елларынын хэр сэгате, минутын сагынып искэ алып, авылдашларга узлэренен рэхмэтлэрен житкерделэр. Татар Баганалысы авылы халкы бик тырыш, унган, бердэм булдылар диде ул яшь аралаш. Шулай ук колхоз председателе хэм куп еллар аграном булып эшлэуче Илдус абый Гилязов хэм Хэким абый Шамсутдиновлар да кунакларны бэйрэм белэн котлап эшлэгэн елларын искэ алдылар. Эйе, хонэри хезмэт юлында шатлыклы да, борчулы мизгеллэрдэ булгандыр. Тик шулайда сез колхозчылар уз хезмэтегезне яратып, жиренэ житкереп, жаныгызны тэнегезне биреп эшлэгэнсез, хезмэт куйгансыз. Э буген инде сез гомер козенэ аяк баскан абый- апалар. Сезне бэйрэм белэн тэбрик итэбез. Сэламэтлек, кунел тынычлыгы, бэрэкэтле мул тормыш, бэхетле картлык телибез. Бэйрэм узешчэн сэнгатьтэ катнашучыларнын жыр- моннары белэн урелеп барды. Шулай ук ут куршелэребез Бахта авылы мэдэният йорты хезмэткэрлэре дэ бэйрэм белэн тэбрик итеп матур жырларын ирештерделэр. Э бэйрэм жирле узидарэ ярдэме белэн эзерлэнгэн табын артында дэвам итте. Бэйрэм тагын очрашулар насыйп булсын, барыбыз да сэламэт булыйк дигэн телэктэ тэмамланды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International