Чистопольский МР. Юбилей в селе Исляйкино.

20 октября 2025 г., понедельник

8 октябрь көнне үзенең туган көнен билгеләп үтүче Зур хөрмәткә лаек авылдашыбыз, сәхнә ветераны Ракия апа Харисованы чын күңелдән юбилее белән тәбрик итәбез. Ракия апа, Син һәрчак ачык күңелле, көләч йөзле , олы йөрәкле әни, оныкларың өчен яраткан әби.Аллах биргән гомернең кадерен белеп, ,бала-оныкларыңа кирәк булып, исәнлектә-саулыкта, күңел тынычлыгы белән, бәрәкәтле мул тормышта ,һәр туган көнгә сөенеп, озын хәерле гомер кичерергә язсын. Ярдэм Иткэн ботен игелеклэрен очен раббым сине олыласын,рэхмэтлэрнең ин олысы сиңа, Ракия апа !


Киң күңелең, юмартлыгың өчен,

Кояш белән сине тиңлибез.

Шатлык белән тулы, куанычлы

Озын гомер сиңа телибез.

Көзге айда тусаң да син,

Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.

Һәрвакытта йөзең көләч синең,

Балкып яшә гомер-гомергә

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул,

Аллах шуннан мәхрүм итмәсен.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International