Бавлинский МР. Баулы районы Исергәп мәктәбендә очрашу узды.

16 октября 2025 г., четверг

Баулы районы ветераннар советы президиум агзәсе,волонтер,педагогик хезмәт ветераны Шараева Рәзинә Закирҗан кызы Исергәп урта мәктәбендә өшлекле очрашулар кысасында мәктәп укучылары һәм укытучылары белән"Хезмәт төбе-хәзинә" дигән бик файдалы очрашу оештырды.

Очрашу укытучы прфессиясына кызыксыну уяту,укытучы хөнәренен никадәр дәрәҗәле,мактаулы икәнен балаларга төшендерде.Чөнки хәзерге көндә Республика мәктәпләрендә бик күп укытучылар җитешми.Шул исәптән Исергәп мәктәбендә дә.Рәзина Закирзяновна укучыларны үзләренең мәктәбенә киләчәктә укытучы булып кайтуны теләде.Югары уку йортына татар теле бөлггече булу өчен көрү Һәм яшәү шартлары белән таныштырды.

Очрашуда мәктәп директоры Фахреева Ф.М,Исергәп авылының ветераннар оешмасы һәм "Ак калфак "хатын кызларның оешмасы җитәкчесе Абузарова Р.Д үз фикерләре белән уртаклаштылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International