Көз аеның иң күркәм, иң матур, зур хөрмәткә һәм ихтирамга лаек бәйрәмнәре - Өлкәннәр һәм гомумхалык Укытучылар көне уңаеннан, Гаделша Мәдәният йортының иҗат төркеме Татар Баганалысы мәктәбендә җанлы концерт программасы белән чыгыш ясады. Бәйрәм мөхите хөкем сөргән белем бинасында - бик күп еллар фидакарь хезмәт күрсәткән ветераннар, хезмәткәрләр, бүгенге көндә могҗизалы һәм серле, җаваплы һәм үтә дә катлаулы, мавыктыргыч белем иленә әйдәп баручы Укытучылар.
Концерт мәдәни һәм дустанә элемтәләрне ныгыту, укытучыларга һәм өлкән буынга тирән хөрмәт белдерү өчен менә дигән сәбәп булды.
Чара матур халык, ретро, эстрада җырлары, нәфис сүз, ихлас котлау сүзләре белән үрелеп барды.
Без, үз чиратыбызда, Татар Баганалысы мәктәбе коллективына Гаделша Мәдәният йортының иҗат төркемен җылы каршы алуларына чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез!