Гаделша Мәдәният йортының иҗат төркеме махсус укытучылар көненә багышланган концерт программасын гомуми урта белем бирү мәктәпләре - Алексеевск районы Урта Тигәнәле, районыбызның Татар Баганалысы, Йолдыз авылы мәктәпләрендә тәкъдим итте
Бәйрәм мөхите хөкем сөргән белем биналарында - бик күп еллар фидакарь хезмәт күрсәткән ветераннар, хезмәткәрләр, бүгенге көндә могҗизалы һәм серле, җаваплы һәм үтә дә катлаулы, мавыктыргыч белем иленә әйдәп баручы Укытучылар.
Концерт мәдәни һәм дустанә элемтәләрне ныгыту, укытучыларга һәм өлкән буынга тирән хөрмәт белдерү өчен менә дигән сәбәп булды.
Чара матур халык, ретро, эстрада җырлары, нәфис сүз, ихлас котлау сүзләре белән үрелеп барды.
Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле укытучылар! Һөнәри бәйрәмегез белән!