Бүген бертөркем җитәкчеләр белән Герой-очучы Олег Исаевның Иске Көшкәт авылында яшәүче әти-әнисе Вера һәм Николай Исаевлар белән очрашып, өлкәннәр көне белән тәбрикләдем, бүләкләребезне тапшырдым. Исаевлар 64 елдан артык парлы сукмактан атлаучы үрнәк, өлкән гаиләләребезнең берсе.
Камил акыл белән, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып яшәүче өлкәннәребез үткән тарихны бик яхшы хәтерлиләр. Алар белән һәрдаим очрашып торырга язсын.
Өлкәннәребезгә ныклы сәламәтлек, хәерле гомерләр, җан тынычлыгы телим!