Балтасинский МР. 102 яшьлек Нина Зарипова

3 октября 2025 г., пятница

Һәрвакыт изге теләкләре, хәер-догалары белән юлларыбызны яктыртучы, тирән карашлы, нык ихтыярлы өлкәннәребезгә ихтирам-хөрмәт чиксез булырга тиеш, чөнки киләчәк буын үз үрнәгебездә тәрбияләнә. Өлкәннәр көне якынлашканда гасыр кичкән буын вәкилләре белән дә очраштым.
Түнтәр авылында яшәүче 102 яшьлек Нина Зариповага, Кургем авылында яшәүче 101 яшьлек Фекла Халтурина, Яңгул җирлегендә яшәүче 100 яшьлек Маһикамал Сафиуллинага республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән һәм районыбызның бәйрәм күчтәнәчләрен тапшырдым.
Гасырлар аша үтеп, тормышның ачысын-төчесен татыган хәлдә дә киләчәккә якты карашларын, күңел көрлеген югалтмаган өлкәннәребез белән очрашкан саен аларның рух ныклыгына сокланып кайтам. Аларга алга таба да хәерле гомерләр, сәламәтлек телим!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International