Кадерле өлкәннәребез!
Сезне көзге якты бәйрәм — Халыкара Өлкәннәр көне белән ихластан котлыйм. Өлкәннәр көне безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле бәйрәм. Анда – җылылык, ихласлык, хөрмәт, мәхәббәт салынган. Ул – буыннар бердәмлеге, дәвамчанлыгы, чорлар бәйләнеше символы булып тора. Яшь буын өчен Сез – кыйммәтле байлыкка тиң тормыш тәҗрибәсенә ия затлар, әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк һәм тугры ярдәмчеләр.
Районыбызның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә өлкән буынның өлеше бик зур. Сез, элек тә, заман авырлыкларына бирешмичә, илебез өчен көчегезне, хезмәтегезне кызганмагансыз, бүгенге көндә дә сезнең зирәклек һәм зур тормыш тәҗрибәсе яшьләргә күп мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә.
Бүгенге бәйрәм көнендә бәяләп бетергесез хезмәтегез, көчле рухлы булуыгыз, районыбызга карата булган эчкерсез мәхәббәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Һәрвакыт якыннарыгызның җан җылысын тоеп, җылы карашка кинәнеп яшәгез! Бәйрәм белән, хөрмәтле өлкәннәребез!
Бүген район мәдәният үзәгендә, бистәбездә һәм авыл җирлекләрендә яшәүче лаеклы буын вәкилләрен хөрмәтләдек.
Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Фатыйх кызы Яркәева катнашып ихлас теләкләрен җиткерде.
Чара җирле артистларыбызның чыгышлары белән үрелеп барды.
Бүгенге бәйрәмебездә 50-55 ел парлы тормыш сукмагыннан үтеп, Алтын, Зөбәрҗәт туй көннәренә тигезлектә ирешкән күркәм гаиләләребезне дә бүләкләп уздык.
Гаилә – төрле буыннарны бәйләүче, рухи, милли һәм мәдәни гореф-гадәтләрне саклаучы. Нык, сәламәт гаилә – көчле илнең нигезе. Ир белән хатынның бер-берсенә булган мәхәббәте җир йөзендә үзенең матурлыгы, даимилеге, тугрылыгы һәм акылы белән аерылып тора.
Яшьләребезгә үрнәк булган өлкән парларыбызга киләчәктә дә бәхетле яшәеш телим!