Районыбыз җирлегендә үз тормыш-яшәешләре, хезмәт биеклекләре, намуслы, төпле фикерле, алдынгы карашлы булулары белән аерылып торучы өлкән буын вәкилләре бихисап. Алар рәтендә, авыл хуҗалыгы өлкәсен күтәрүгә үзләреннән саллы өлеш керткән өлкәннәр дә, мәгариф өлкәсендә, тарихыбызны барлауда якты хезмәтләре белән билгеле өлкәннәребез дә, шулай ук югары җитәкчелек постларында хезмәт куйган өлкән буын шәхесләр дә бар.
Лаеклы ялдагы өлкән җитәкчеләребез бүген районда төзелгән, төзекләндерелгән объектлар буенча сәяхәткә чыктылар.
Бүген ветераннар өчен район буенча экскурсия оештырдык. Өлкәннәр Шубан авылында быел сафка баскан яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты белән танышканнан соң, Шубан мәктәбенә килделәр.
Яңа уку елын Шубан укучылары матур бинада каршы алды. Шубан мәктәбе хәзер яңа кыяфәте, заманча җиһазлары һәм дәресләр өчен уңайлылыклары белән таң калдыра. Уңайлы керү зонасы барлыкка килде, искергән электр челтәрләре тулысынча алыштырылды. Сыйныф бүлмәләре һәм коридорлар стеналарның ачык буяулары һәм уйланылган дизайны белән күзне сөендерә.
Шулай ук өлкәннәр Урта Көшкәт авылында мәдәният йортының эшчәнлеге белән дә таныштылар. Борнак хуҗалыгының быел сафка баскан 600 башлык терлекчелек комплексын күзәткәннән соң, Балтач бистәсендә яңа футбол мәйданчыгында булдылар.
Сәяхәт Балтач ашханәсендә дәвам итте. Чәй табыннары артында үзара хәлләрен сорашып, күңелле әңгәмә белән бүгенге очрашу күтәренке рухта узды.