Бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм район ветераннар советы рәисе Радик Михайлов белән берлектә "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Чепья авылында урнашкан "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә дә булды. Җитәкчеләр биредә тернәкләнү узучы өлкэн буын вәкилләре белән очрашып, аларны да бәйрәм белән котладылар.
"Наз" тернәкләндерү бүлекчәсенең төп эш юнәлеше лаеклы ял яшендәге өлкәннәргә, инвалид гражданнарга социаль-медицина, социаль-психологик, психологик-педагогик ярдәм күрсәтүгә, социаль адаптация һәм реабилитация үткәрүгә юнәлдерелгән. Бүгенге көндә биредә 28 өлкән кеше ял һәм тернәкләндерү курслары уза.