Равилә Барый кызы Шәйхетдиновага 95 яшь

3 октября 2025 г., пятница

Бүген Балтач бистәсендә яшәүче Равилә Барый кызы Шәйхетдиновага 95 яшь тулды!
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева белән акъәбине күркәм юбилее белән тәбрикләдек.
Иркен йортта, кадер-хөрмәттә яшәүче Равилә апаның матур картлыкта, ихтирамда, кадер-хөрмәттә яшәвенә ихластан куандык. Әни диеп өзелеп торучы балалары, апа диеп хөрмәтләүче туганнары, әби, дәү әни дип кочагына сыенучы онык-оныкчыклары өчен һәрвакыт кирәк һәм һәрчак терәк Равилә апа! Аңа киләчәктә дә бүгенгедәй камил акыл , җан тынычлыгы, сәламәтлек телим.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International