Бүген Өлкәннәр көне уңаеннан, авылыбыз мәдәният йортында " Кунелен калсын мәнге яшь булып. " исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде.
Күңелләре белән яшьлектә калучы өлкәннәребез, кичә барышында рәхәтләнеп күңел ачып, бер-берсе белән аралашып, җырлашып утырдылар. Алар адресына матур җырлар җырланды, шигырьләр укылды. Үзләредә рәхәтләнеп биеп тә алдылар. Ветераннар советы рәисе Гарипов Рушан Касыйм улы, матур теләкләрен җиткерде.Көзге уңышлардан өйләрдән пешереп алып килгән күчтәнәчләр белән, ахырдан чәйләр эчеп, сөйләшеп аралашып, алдагы елларда да шундый очрашулар булсын иде дигән теләктә таралыштылар, килгән кунаклар.