Азнакайда – кабак бәйрәме
Бәйрәмдә 48 төрле кабак ризыгы тәкъдим ителде. Әйе, әйе бер дә ялган түгел. Үзең килеп, үз күзләрең белән күрмәсәң, ышанмас та идең бәлки.
Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Анда мәктәп туклануы комбинатының уңган пешекчеләре хәзерләгән ризыклардан күргәзмә-сату оештырылган иде. Шунда ук кабак ризыкларын татып карарга, рецептларын алырга, чәйләр эчәргә дә мөмкинлек булды.
Кызларыбыз бик уңганнар. Алар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һич авырыксынмыйча эшлиләр. Бик оста пешекчеләр дә”, – ди бәйрәмне төп оештыручы мәктәп туклануы комбинаты җитәкчесе Илшат Хәсәнов.
Өлкәннәр көне алдыннан оештырылган әлеге чарада ветераннар бик теләп катнаштылар. Концерт карадылар,кабак ризыкларын татып та карадылар һәм сатып та алдылар. Оештыручыларга зур рәхмәтләрен әйттеләр.