Бавлинский МР. Баулы районы Шалты авылында бәйрәм узган.

30 сентября 2025 г., вторник

Шалты авыл мәдәният йортында, укучыларны милли йолалар, традицияләр белән таныштыру максатыннан, “Сөмбелә” бәйрәме уздырганнар.

“Сөмбелә” бәйрәмен элек-электән көзге уңышны җыеп алганнан соң билгеләп үткәннәр. Бу көнне өстәлләр мул ризык белән тулган, ә кешеләр, өйдән-өйгә кереп, җырлап-биеп, күңел ачканнар.

Шалтыда узган бәйрәм җыр-биюгә, төрле уеннарга бай булган. Катнашучылар “Тәменнән бел”, “Бәрәңге җыю”, бәрәңге әрчү, көянтә-чиләк белән узышу, күз бәйләп рәсем ясау уеннарын уйнаганнар. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә биргән табышмакларга җавап биргәннәр, әйтемнәр, тизәйткечләр, көзге уңышка багышланган мәкальләр әйтешкәннәр.

Бәйрәмдә көзге уңыш күргәзмәсе дә оештырылган. Анда төрле төстәге кызыклы яшелчәләр, җиләк-җимешләр урын алган. Ахырда бәйрәм кунаклары көзге нигьмәтләр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International