Чистпоьский МР. Посиделки у самовара в селе Старое Ромашкинро.

30 сентября 2025 г., вторник

Самавыр – һәрбер халыкның мәдәниятенә, көнкүрешенә бәйле дисәк тә дөрес булыр. Самавыр чәе шифалы, тәмле һәм хуш исле кебек иде.
Халык гасырлар буе самавырларны кадерләп саклый. Онытылмасын иде борынгы йолаларыбыз, кыйммәтләребез.Өлкәннәр өстәл түрендә зур самавыр утырганлыгын һәм шул самавырның гел кайнап утыруын, шул самавыр башына чәй бөртекләре салынган кечкенә чәйнек утыруын, зур кәсәләргә куе итеп, кайнар чәй ясап эчүләрен искә ала.Менә шуларны искә алып, Иске Роман мәдәният йортында актив үзешчәннәребез белән берлектә самавырлы чәй табыны артында яңа сезонны ачып җибәрдек.Матур җырлар җырлап, төрле мәзәк хәлләр сөйләшеп,яңа сезонга планнар корып бик күңелле утырдык.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International