Шәмәй авылында "Күршеләр – иң якын кешеләр" дип исемләнгән бәйрәм узды. Бу көнне Шәмәй авылы халкы, Шәмәй авылында туган, ләкин хәзерге вакытта читтә яшәүче Шәмәйлеләр зур дулкынлану белән бәйрәм үткәреләчәк капка төбенә агылдылар. Өстәл күчтәнәчкә алып килгән сый-нигъмәт белән тулды. Бәйрәм алдыннан явып алган яңгыр да очрашу мизгелен, бәйрәмне боза алмады. Авыл җирлеге башлыгы Айгөл Мөхәммәт кызы Миназова барысын да кайнар сәламләп, күңелле яллар теләде. Бәйрәм матур җырлар, күңел кылларын тибрәтердәй шигырьләр, гармун моңнары белән үрелеп барды. Күршеләр турында бик күп мәкальләр, күңелле хатирәләр искә төшерелде. Казанда пешкән кайнар шулпа исе Шәмәй урамына таралып борыннарны кытыклады. Халык тәмле шулпа, хуш исле чәйләр, күчтәнәчләр белән сыйланып, бәйрәм эчендә кайнадылар, җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Барысы да бу күршеләр бәйрәмен елда үткәрергә кирәк дигән фикер белән, рәхмәтләрен укып өйләренә таралыштылар.
6 сентября в селе Шамеево прошел праздник "Соседи – самые близкие люди". В этот день жители деревни Шамаево, уроженцы деревни Шамеево, но ныне живущие за ее пределами, с большим волнением устремились к воротам, где будет проходить праздник.