Исергәп авыл Мәдәният йортында "Сәламәтлек" клубына йөрүче ханымнар,ветераннар өчен,"Минем кечкенә бакчам - сәламәтлек һәм акчам" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе үткәрделәр.Чарада катнашучы ханымнар ике командага бүленеп кызыклы конкурсларда катнаштылар,викторина сорауларына җаваплар бирделәр,тизәйткечләр әйттеләр. Аларның һәрберсе, алып килгән яшелчәләрен үстерү серләре белән уртаклаштылар,рецептлары белән бүлештеләр. Шараева Алия,Салимова Гөлфия апалар үз бакчаларында үстергән карбызлары белән сыйладылар, карбыз үстерү серен дә чиштеләр.Катнашучы ханымнар тырышлыгы белән әзерләнгән яшелчә күргәзмәсе аеруча матур килеп чыкты.Көзге муллыкка багышланган матур бәйрәм кичәсе , күңелле чәй эчү белән тәмамланды.