Азнакай районы Кәкре- Елга ветераннар советы җитэкчесе Ильмир Гарипов авыл җирлеге китапханәсендәэ яшь буынны авылыбыз тарихы белән таныштырды. Очрашуда “Ләйсән” балалар бакчасы нәнилэре, укучылар катнашты .Ильмир Хөсни улы авылыбызның килеп чыгу тарихы, Марс хуҗалыгы,МТС нын нәрсә икәнлеген турында сөйләде. Шулай ук Кәкре- Елга исеменә хас булган риваяте һәм музейдагы борынгы эш кораллары белән дә таныштырды. Очрашуны оештырган өчен,катнашучыларга һәм Ильмир Хөсни улынв авыл җирлеге башлыгы зур рәхмәтләрен белдерде.