"Уйнагыз гармуннар!" үзен фестиваль буларак кына түгел, ә ХАЛЫК БӘЙРӘМЕ буларак раслады. Әлеге фестиваль беренче мәртәбә 1985 елда үткәрелә, шуннан бирле ел саен Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән гармунчыларны җыя!
Быелгы фестивалебездә 700дән артык үзешчән сәнгать осталары катнашты
Баулыдан " Тальян" гармунчылар халык ансамбле дә катнашып, уңышлы чыгышлар ясап кайттылар!