Бавлинский МР. Баулы районындагы Фәнис Яруллин музей- йорты ачылуга 15ел

1 сентября 2025 г., понедельник

Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның музей-йорты ачылуга 15 ел тулу уңаеннан, шагыйрьнең туганнары, авылдашлары, ветераннар катнашында җылы очрашу узды.

Бу музей шагыйрьнең туган ягы Кызылъяр авылында үзе 

исән чагында ачылуы белән уникаль. Биредә күренекле якташыбызның тормышы һәм иҗаты белән таныштыручы экспонатлар – шагыйрьнең шәхси әйберләре, китаплары, фотосурәтләре, кулъязмалары, хатлары – тәкъдим ителә.

Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗат юлы – батырлык, фидакарьлек һәм рухи көч үрнәге.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International