Бавлинский МР. Баулы районы Исергәп авылында матур чара уздырдылар"Нинди матур минем туган җирем"

18 августа 2025 г., понедельник

12 нче август көнне, Исергәп авыл Мәдәният йорты хезмәткәрләре,ветераннар советы җитәкчесе Рузиля Абузарова,китапханә белән берлектә, мәчет оештырган җәйге лагерьга йөрүче балалар өчен, Баулы районы оешуның 95 еллыгына багышлап, “Нинди гүзәл минем туган җирем!”дип исемләнгән танып белү чарасы үткәрделәр. Катнашучы балалар Баулыга кайчан нигез салынуы, район барлыкка килү тарихы, авыллары, күренекле кешеләре, истәлекле урыннары һ.б. файдалы мәгълумат алдылар. Баулыга багышланган китаплар белән таныштылар, викторина сорауларына җавап биреп белемнәрен ныгыттылар. Лагерьнең соңгы көне булу сәбәпле, мәчет мәхәлләсе белем алучы балаларга үгет-нәсыйхәтләрен әйтеп, бүләкләр тапшырып, кабат килүләрен көтеп калуларын белдерделәр.

12 августа, сотрудники Исергаповского сельского Дома культуры, совместно с библиотекой,и председателем первичной ветеранской организации Рузилей Абузаровой провели информационно-познавательный час "Нинди гүзәл минем туган җирем!" для детей, в честь 95-летия образования Бавлинского района.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International