10 август көнне,Яңа Баулы авылында гөрләп,бик матур итеп "Авыл көне "бәйрәме үтеп китте. Бу матур бәйрәм, Исергәп авыл Мәдәният йортында эшләп килүче,"Ләйсән"вокаль ансамбле чыгышы белән башланып китте.Барлык халыкка да исәнлек- саулык, тынычлык теләп,Исергәп авылы имам хатибы Камил абый Шәмсуаров аят сүрәләре укып дога кылды. Яңа Баулы авылы старостасы Захит абый Хәбибуллин авылдашларын бәйрәм белән котлады.Шулай ук районнан килгән ,ветераннар советы рәисе Альбина Камил кызы Хәлиуллина авыл тормышында бик мөһим урын алып торган,гомере буе авыл өчен янып яшәүче юбилярларны котлап, рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.Баулы Мәдәният йорты артистларының чыгышын аеруча җылы кабул итте авыл халкы.(Баулы Мәдәният йорты автоклубы җитәкчесе Фәнүзә апа Айдагулова җитәкчелегендә).Авыл бәйрәме милли уеннар,җыр биюләр белән үрелеп барды.Балалар,бәйрәмгә килгән нәни кунаклар төрле кызыклы уеннарда катнашып матур- матур бүләкләр оттылар.Бәйрәм бик күңелле, истә калырлык булды.
10 августа в Новых Бавлах прошёл праздник "День села". Сотрудники Исергаповского СДК приняли активное участие в организации и проведении этого мероприятия.