ООО Карьер" директоры Шамсин Ильшат Галиахметович Сөендек, Сарлы авылларының Сөендек авылында Казан артистлары катнашында бик зурлап матур авыл бәйрәме уздырды. Бәйрәмгә ашкынып төрле авыллардан халык агылды . Авыл җирлеге башлыгы Ильшат Мөхәмәтдин улы бар халыкны бәйрәм белән котлап, ачып җибәрде.
Сөендек авылында бергә матур гына озак еллар гомер итүче гаиләләрне, юбилярларны буләкләделәр. Татарстанның халык артисты Рөстәм Закировның моңлы жырлары белән бәйрәм башланып китте. Бәйрәм уеннар белән бәйләнеп куңелле бер агымда барды.
Шулай ук бэйрәмне Люция Мусина, Сөмбел Билалова, Илдар Ахметов, Булат Шакиров чыгышлары бизәде.