Кайбицкий МР Тол хатыннар, тол кызлар

11 августа 2025 г., понедельник

Иске Чәчкаб мәдәният йортында, 25 июньдә, ,,Ак калфак" фольклор ансамбленә йөрүче ветеран апалар, Бөек  Җиңүнең 80 еллыгына багышлап Сәит Шәкүров пьесасы буенча сәхнәләштерелгән ,,Тол хатыннар, тол кызлар" спектаклен күрсәттеләр. Сугыш елларының авыр хәтирәләрен, кайгы- борчуларын тамашачыга  җиткерделәр.  Театр карарга килүче тамашачылар төп рольне башкаручы Лилия Хөсәенова белән бергә елады да, күнелле күренешләрдә көлде дә. Соңыннан басып көчле алкышлар белән кул чабып рәхмәтләрен әйтеп, әле ярый килдек, карадык диеп таралыштылар.

 

Иске Чәчкаб авылы ветераннар Советы рәисе Гөлнара Хәйретдинова.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International