Бүген Азнакайда “Безнең ишегалды” программасына йомгак ясалды.
Р.Ишкәев исемендәге ял паркы стадионында узган бәйрәмгә шәһәр халкы гына түгел, авылларда яшәүчеләр дә күпләп килгән иде. Чарада “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсе секретаре Марсель Шәйдуллин белән берлектә иҗтимагый ярдәм штабы рәисе Марат Әхмәтов, республика активы вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары Нәҗип Хаҗипов һәм Алмаз Фәритов катнаштылар. Аларның барысы да үзләренең чыгышларында “Безнең ишегалды” программасы кысаларында башкарылган эшләр, матур үзгәрешләргә тукталып үттеләр.
Марсель Шәйдуллин районыбызның үсеш темплары, аның бүгенгесе һәм данлы киләчәге турында сөйләде.
Фестиваль барышында “Безнең ишегалды” программасын гамәлгә ашыруда актив катнашучыларга Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Бүләкләнүчеләр арасында Алиш урамы, 4 нче йорта яшәүче Венера Гайнетдинова да бар.
Олы яшьтә булса да, ул бүген дә үзе яшәгән йорты, ишегалдының киләчәгенә битараф түгел. Подъезд алларын шау чәчәккә күмүче дә ул.
Ишегалдында төзекләндерү эшләре башланганчы күрше-тирә йортларда яшәүчеләр белән берничә тапкыр җыелып-сөйләштек. Барлык теләк-тәкъдимнәребез дә исәпкә алынды. Ишегалдыбызда балалар гына түгел, өлкәннәр өчен дә уңайлы, матур шартлар тудырылды. Бергә очрашып-сөйләшү, бәйрәмнәр уздыру урыны да бар, балалар өчен уен мәйданчыклары, машина кую урыннары – барысы да менә дигән! Шундый уңайлы шартлар тудырган өчен республика, район җитәкчелегенә без бик рәхмәтле, – ди ул.
Район ветераннар советы рәисе Рәшитова Миләушә Миргазиановна җитәкчелегендә ветераннар советы активы кул эшләре, узләре пешергән милли татар ризыклары, чәй уләннәре,чәчәкләр, мунча себеркеләре кургәзмәсе белән фестивальдә катнаштылар.