Чистопольский МР. Участие в фестивале.

23 июля 2025 г., среда

18 июль көнне без Чистай районы "Хыял " ансамбле белән Яңа Чишмә районының Чертуш авылында узган"Халык җәүһәрләре" дигән татар фольклор сәнгать фестивалендә катнашып кайттык Монда каян гына килмәгәннәр Тукай, Баулы, Ютазы, Яңа Чишмә,Аксубай, Чирмешән, Чистай районы, авылларыннан, хәтта ,Башкортстан республикасыннан да килгән фольклор коллективлары бар иде,, җырчылар, гармунчылар чыгышларын да карап сөендек.Бу фестиваль безнең өчен тәҗрибә туплау, аралашу, шул ук вакытта үзебезне дә күрсәтү мөмкинлеге булган чара иде. Җыр номинациясендә "Ак күл" җыры белән катнашып, Җамалетдинова Ләйсирә беренче дәрәҗәдәге лауреат - иң яхшы вокалист исеменә ия булды. Наратлы авылының калфак тегү-чигү остасы Фәнзилә Мингазова үзенең кул эшләре белән бәйрәмне бизәп җибәрде. Аның күз явын алырлык матур калфакларына сокланмаган кеше калмагандыр. Фәнзилә дә 2 нче дәрәҗә лауреат дипломына һәм истәлекле бүләккә ия булды. Районыбызның "Хыял" җыр ансамле дә шулай ук беренче дәрәҗә лауреат дипломын алды. Баянист, гармонист Рәис Хәйруллин да җиңүче булды.Ул 2 нче дәрәҗә лауреат дипломы алды.Татар Ялтаны авылыннан Рәшит Минабутдинов 1 нче дәрәҗәдәге лауреат дипломы, истәлекле бүләккә лаек булды.Фестиваль бик күңелле һәм югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Безне бу бәйрәмгә чакыручы һәм кунак итүче Чертуш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре апалы- сеңелле Рәмзия белән Рәмилә коллегаларыбызга, , район һәм авыл җирлеге җитәкчеләренә чиксез зур рәхмәтлебез. Кунакчыл, матур табигатьле, уңган- булган кешеләре белән дан тоткан Яңа Чишмә районы Чертуш авылында яшәүче һәммә кешегә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, имин, якты , тыныч көннәр телибез.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International