Азнакай районы ветераннар советының бер төркем активистлары бүген «Чатыр-Тау Арена» спорткомплексына җыелдылар.
Аларны полиатлон буенча өч тапкыр дөнья чемпионы, күп тапкырлар Россия һәм Татарстан чемпионы булган, Татарстанның атказанган тренеры - 86 яшьлек Мәнәф Хөҗҗәтов каршы алды. Ул кечкенәдән үк чаңгыда йөрү, йөгерү, мылтыктан ату һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнә, әле дә яшь егетләр кебек төз гәүдәле, сәламәтлегеннән бер дә зарланмый.
Өлкәннәр төрле тренажерларда да шөгыльләнеп алдылар. Спортчы аларга сәламәт булу өчен һәр көнне күнегүләр ясарга, җәяү йөрергә, дөрес сулыш алырга кирәклеген сөйләп, мастер-класслар күрсәтте. Турникта тартылу һәм аңа әзерлек күнегүләре аеруча охшады.
Бу очрашудан һәркем бик канәгать булып, Мәннәф Сөләймановичка һәм оештыручыларга зур рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар», – ди район ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова.