Сәпәй авыл җирлеге, ветераннар советы оештыруында Сәпәй авыл җирлегенә караган югалган Әкләй авылы урынында бик матур чара узды. Әкләй авылының тарихы турында Султанов Мирфаяз Мирхаҗиан улы сөйләде. Шушы авылда яшәп вафат булган мәетлэр рухына догалар укылды. Балаларга уеннар оештырылды. Авыл үзешчәннәре концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.Соңыннан узләре алып килгән кучтәнәчлэр белән чәйләр эчтеләр.