Чистопольский МР.

10 июля 2025 г., четверг

“Иңне    -иңгә куеп”.

8 нче июль көне Гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, без үз чиратыбызда, авылыбызның тагын бер күркәм гаиләсе турында язып үтәргә булдык. Ул Татар Сарсазы авылында гомер итуче Камаловлар гаиләсе.
Камалов Наил Мингабутдин улы 06.04.1953 нче елда Чистай районы Каргалы авылында туган. Ишле гаиләдә игезәк сыңары, дүртенче бала булып дөньяга килә ул. Балачак, мәктәп еллары үтә, армия сафларында хезмәт итә, уңган, тырыш, эш сөючән, көчле егет була. Наил Мингабутдин улы башта “Каргалы” совхозында, аннан соң “Роман” совхозында хезмәт куя, 47 ел механизатор булып эшли . Бүгенгесе көндә лаеклы ялда, биш вакыт намазын калдырмый, сабыр, күркәм кеше ул. Хәрәкәттә бәрәкәт бит. 72 яшендә булуга карамастан, Наил абый һәрвакыт хәрәкәттә, кышын скандинавияле йөрү белән шөгыльләнә, җәй көне велосипедта йөри.Камалова Минзифа Җәгъфәр кызы 10.01.1958 нче елда Кемерово өлкәсе Тайга шәһәрендә ишле гаиләдә икенче бала булып туган. Язмыш шулай инде ул, кайларда гына йөртми адәм баласын, ләкин туган якны сагыну көчле булу сәбәпле Минзифа апаның гаиләсе 1962 нче елның көзендә туган авыллары Татар Сарсазына кайтып төпләнә. Минзифа апа авылда “Ромашка” балалар бакчасында, 1986 нчы елның 18 нче февраленнән күрше Иске Роман авылында почтада хат ташучы булып хезмәт итә. Ул 18 ел буе һәр көнне күрше авылга йөреп эшли. Ә инде 2004 нче елның 1 нче октяберендә үзебезнең Татар Сарсазы авылында почта бүлеге ачылгач , Минзифа апа эшкә кайта, шунда ул почта башлыгы вазыйфасын башкара, 31 ел намуслы хезмәт итә. Минзифа Җәгъфәр кызы бик күп рәхмәт хатлары, диплом белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны, бүгенгесе көндә лаеклы ялда, биш вакыт намазда, сөйкемле әни, әби һәм өч сеңелесенә әниләре урынына калган кадерле апа да әле ул.
1976 нчы елның 26 нчы мартында Наил абый белән Минзифа апа гаилә корып җибәрәләр. Менә 49 ел инде Камаловлар гаиләсе бер җан, бер тән булып, шатлык-куанычларны бүлешеп, тату гомер кичерәләр. Иңне-иңгә куеп, хәләл көч белән, матур тормышта, ике кызларын Гөлнара белән Эльмираны, җил яңгыр тидерми тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә оныкларын, оныгының баласын сөеп назлап кына торалар. Авыл һәм мәчет тормышында узган һәрбер чараларда, өмәләрдә актив катнашалар.Мул җимешле гомер көзләрегезгә парлашып килеп кергәнсез, алда тагын да күп сөенечләр көтеп торсын сезне. Хөрмәтле Камаловлар гаиләсе, Наил абый белән Минзифа апа, сезгә ныклы сәламәтлек, куанычлы көннәр, бәрәкәтле тигез тормыш телибез.
Матур тормыш сукмагыннан

Бергәләп атлыйк

Бу дөньяда зур байлык-

Бәхетле картлык.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International