Чистопольский МР.

10 июля 2025 г., четверг

Ялгыз утын янмас  

Ялгыз куен жылынмас"- дип юкка гына эйтелмидер. Яраткан кешенне очратып гаилэ кору хэр кешенен хыялыдыр ул могаен. Буген гаилэ коне унаеннан, без мэдэният йортына авылыбызнын куркэм, гади, эчкерсез, эш соючэн гаилэлэренен кайберлэрен, тормыш мэшэкатьлэреннэн беразга гына булса да ял иттеру очен чэй остэле янына кунакка дэштек. Без дэ кунакта бер- берсен хормэт итеп, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергэ уртаклашып гомер итуче гаилэлэр :Фатыйма апа хэм Шэукэт абый Сунгатуллиннар Асия апа хэм Фэрит абый Миннебаевлар булды.Алар гаилэ корып, ингэ- ин куеп чирек гасырга якын гомер итэлэр.Узлэренэ оя корып нык нигезле ой салып керэлэр, соеп- назлап балалар устерэлэр, хезмэт итэлэр. Фатыйма апа авыл китапханэсендэ хезмэт куеп э Шэукэт абый колхозда аграном булып эшлэп, Асия апа почтада почта житэкчесе булып, Фэрит абый колхозда хезмэт куеп лаеклы ялга чыгалар . Гомер узган саен аларнын бер- берсенэ булган мэхэббэте кимемэгэн, киресенчэ арткан. Элеге бэхетне куру очен эллэ ни кирэкми дэ, самими елмаеп, бер- берсенэ караган куз карашларыннан да анлап була иде. Бугенге кунакларыбыз узлэренен яшьлек туйларынын кынгыраулы атлар жигеп утуен, яшь килен белэн кияуне атна буена кунакка чакырып кунак итулэрен бик сагынып искэ алдылар. Э чиккэн кульяулык аларны тагын да яшэртеп жибэрде. Эйтерсен лэ уткэн еллар аларны кабат яшьлеккэ алып кайтты. Эйе, кеше кунеле хэрчак яшь булып кала. Бэйрэм жыр хэм "Яшьлек" бию тугэрэгенэ йоруче балаларнын биюлэре белэн урелеп барды. . Куп еллар узешчэн сэнгатьтэ октив катнашып килуче Асия апа Миннебаева да узенен яраткан жырын башкарды. Бугенге коннен истэлеге итеп , гаилэлэргэ жирле узидарэ рэисе Заббаров Рафис Ринат улы тарафыннан эзерлэнгэн булэклэр тапшырылды. Бэйрэм чэй табыны артында дэвам итте. Элеге жылы очрашу, кунелле мизгеллэр хэркемнен кунеленэ хуш килде. Э без исэ тагын бер кат бугенге коннен кунакларын хэм барлык авылдашларыбызны, торкемдэшлэребезне гаилэ коне белэн чын кунелебездэн тэбрик итэбез. Сезгэ ныклы сэламэтлек, бэрэкэтле мул тормыш, кайгы - хэсрэтсез коннэр, балалар, оныклар шатлыгы, гаилэ тигезлеге телибез. Доньяларыбыз тыныч булып, инне- ингэ куеп тыныч доньяларда гына яшэргэ язсын дигэн телэктэ калабыз.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International