Бахта авылында Питрауга бүләк җыю йоласы.

8 июля 2025 г., вторник

Чистай районының Бахта авылында Питрау бәйрәменә сөлге, бүләк җыю матур традициягә әйләнгән. Ул күңелле җырлар һәм биюләр белән һәр йортка кереп, авылдашларны Питрау бәйрәменә чакыру белән үзенчәлекле.
Бүләк җыючыларның күңелле шау-шуларын урам башыннан ук ишетеп, авылның ихлас, киң күңелле, авылдашларны яратучы, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче Бахта авылының кунакчыл хуҗалары сөлгеләр, яулыклар, күкәй, бистәр кебек бүләкләрен алдан ук әзерләп куеп, түземсезлек белән бүгенге көнне көтеп алдылар. Зур рәхмәт аларга!
Дуслар! Ә сезнең белән 12 июль көнне сәгать 10.00 да Бахта авылында Питрауда күрешербез!

 

https://vk.com/video-179076807_456239280

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International