Сәпәй авылы мәдәният йортында махсус хәрби операцияда катнашып батырларча һәлак булган Давлетов Флорид Рафаиль улының якты истәлегенә багышланган армреслинг (кул көрәше) турниры уздырылды. Бу чарада аның тормыш иптәше, ветераннар советы рәисе Хаева Галия Маликовна катнашты