Азнакаевский МР. Экскурсия ветеранов в пгт Актюбинский и село Мальбагушево

26 июня 2025 г., четверг

Ветераннар советы быел 2025 елга жинүнен 80 еллыгы унаеннан төзелгән план нигезендә  беренчел ветераннар советы рәисләренә,  совет членнарына һәм актив ветераннарга 45 кеше составында үзебезнең район эчендә Актубә бистәсенә һәм  Мәлбагыш авылына  экскурсия оештырды.

Актүбә бистәсендә безне   район башлыгы урынбасары Роза Алмасовна, бистә башлыгы Илһам Илсоярович  һәм Актубә ветераннар оешмасы җитәкчесе Нина Владимировна ипи-тоз белэн каршы алдылар. Актүбәнең җил белән, кояш батареялары белән эшли торган автозаправкасы белән, «Комеш су» Спорт комплексы белән, ат спорты манежы белән таныштык.  Легендар шәхес, гер күтәрү буенча берничә тапкыр дөнья чемпионы булган, җиңү педьесталына 600 гә якын күтәрелгән катлаулы язмышлы милләтәшебез, гади авыл егете Җәмил Шакировның шәхси буләкләреннән торган музее белэн таныштык. Быел 65 яшьлек юбилеен  билгеләп уткән Җәмил Шакиров, узенең автобиографиясе, үзе урнәгендә гер күтәрү буенча югары унышларга ирешкән шәкертләре хакында, зур спорттан киткәннән соң балачактагы хыялы белән бүгенге көндә бик яратып шөгыльләнүе турында сөйләде.

Аннан сон безне Нина Владимировна     2022 елның 20 ноябрендә үк оешкан “Виктория” волонтерлар группасы эшчәнлеге белэн таныштырды.Экскурсиябызны Мәльбагыш авылында дәвам иттек. 2025 елның 22 маенда   Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Татнефть» Компаниясе житэкчелеге  катнашында  тантаналы төстә ачылган  комплекс алдында безне Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы Ахметшин А.Ю, ветераннар оешмасы җитәкчесе  Файзрахзманова З.М. ипи-тоз белэн каршы алдылар. Заманча 3Д-принтер ярдәмендә «басылган» «Мәллә» иҗтимагый-мәдәни үзәге, үзенең  зурлыгы, биеклеге буенча хәттә Россиянең гиннеслар китабына кертелгән!              

Экскурсиябезнең азагында мәчеткә кереп дога кылдык. Дөньялар тынычланып, махсус хәрби операциядәге егетләребез җиңү белэн кайтып,гаиләләр корып, тыныч тормышта җиң сызганып басу-кырларда,зур төзелешләрдә хезмәт куйсалар иде дигән теләкләр теләдек.

Экскурсияне оештыручыларга, бигрәк тә үзебезнең район  ветераннар оешмасы рәисе Рашитова Миляуша Миргазияновнага һәм аның ярдәмчеләренә зур рәхмәтләребезне  житкердек!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International