“Без кемнән ким?” – диләр ветеран хатын-кызлар. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ворошилов укчысы” бәйгесендә көч сынашкан ир-атларны күздә тотып. Үзләрен катнаштырмаганга әллә бераз үпкә дә бармы.
Һәм менә 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан политехника техникумында гөрләтеп үзләренең бәйгесен уздырып та куйдылар. Аның төп оештыручысы һәм инициаторы: Азнакай район-шәһәр ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова. Шулай итеп, ветеран хатын-кызлар пневматик мылтыктан ату ярышларында көч сынаштылар... Иң өлкән яшьтәге ветеран Роза Шафигуллина да куркып тормады. Иң беренче булып мылтыктан атты. Кызларның берсе дә сынатмады. Ярышлар бик күңелле узды. Мылтыктан ату кагыйдәләрен бик җентекләп техникум укытучысы Илнур Сәрвәров тикшереп торды. Ветераннар советы рэисе Миләүшә Миргазияновна һәр катнашучыга бүләкләр дә өләште. Призлы урынны алучыларга дипломнар һәм медальләр дә тапшырылды. Соңыннан ветеран хатын-кызларыбыз табын артында әниләргә багышланган җырларны искә төшереп, аларның рухы шат булсын дип теләкләр теләп, үзара гәпләшеп утырдылар.