Баулы районыТатар Томбарлы авыл китапханәсендә "Әниләргә мәдхия" исеме астында бәйрәм кичәсе үтте.
Кичәдә батыр йөрәкле уллар үстергән аналар чакырылды. Аналар викторина сорауларына җавап бирделәр, әзерләнгән конкурсларда теләп катнаштылар. Мәдәният йорты мөдире махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм җыюда актив катнашулары турында, авыл мәдәният йортында кыска ялга кайткан егетләр белән даими рәвештә очрашулар үткәрүләре хакында сөйләде. Илебез өчен шундый батыр уллар үстергән аналарны халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, зур рәхмәтләрен җиткерде. Әниләр авыл мәдәният йортында махсус хәрби операция темасына ясалган стендлар белән таныштылар, анда егетләрнең фотосүрәтләрен күреп горурлык белән дулкынланып алдылар.
В сельской библиотеке совместно с сельским Домом культуры, состоялось вечер отдыха, посвященный Международному Женскому дню.